«Владимир Дальның бөек сәләте»: әдәби экскурс (12+)

14 октябрь көнне 8 нче санлы балалар китапханәсе «Владимир Дальның бөек сәләте» дигән әдәби экскурс уздырды.

дар
1
2

Чара гаҗәеп һәм талантлы шәхес, рус язучысы, халык җырлары, әкиятләр, табышмаклар һәм әйтемнәр җыючы В.И.Дальга багышланды. Китапханә хезмәткәрләре очрашуда катнашучыларга, иллюстратив китап күргәзмәсе материалларын кулланып, язучының тормыш юлы һәм иҗади эшчәнлеге турында кызыклы фактларны сөйләде. Әдәби экскурс барышында язучының тормыш юлы буенча викторина үткәрелде, «Мәкальне дәвам ит», «Дальның тапкырлау таблицасы», «Табышмакны чиш», «Тизәйткечләр» һәм «Рус сүзен ата» уеннары бик мавыктыргыч узды. Балалар «Бөек рус теленең аңлатмалы сүзлеге» барлыкка килү тарихы белән танышты. Аның ярдәмендә кайбер сүзләрнең – бүгенге көн рус телендәге иске һәм заманча сүзләрнең мәгънәләрен аңлатырга тырышып карадылар. 

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: